Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа туган балага - 100 мең сум

«Мобилизацияләнгән шәһәрдәшләребезнең гаиләләренә төрле яклап ярдәм итәчәкбез. Без аларны ташламыйбыз!», - ди Чаллы мэры.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәребездән мобилизацияләгән ир-атның гаилә әгъзалары - яшь әни Арина һәм аның яңа туган кызы Нелли белән танышты. Ул аларга 100 мең сум акча һәм бала өчен бүләкләр тапшырды. Мэр шәһәрдәшләребез белән төшкән фотоларны Телеграм каналына да куйды.

«Бүген Россия Кораллы көчләр хәрбие, мобилизацияләнгән ир-атның гаиләсендә булдым. Яшь әнигә күчтәнәчләр тапшырдым. Бала белән анага сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип язган ул.

2023 елда да Чаллыда хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм чаралары саклана. Алар балаларын мәктәптә бушлай ашату һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бушлай йөртү хокукына да ия.

«Үзем өчен безнең хәрбиләрнең гаиләләре белән янәшә булу мөһим дип саныйм. Яшь әниләргә һәм гаиләләргә ярдәм итү өчен матди мөмкинлекләр һәм көч табабыз. Балалар – алар зур бәхет. Без аларны ташламыйбыз!», - диде мэр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт