Янгында ике кеше зыян күрде
Яңалыклар тасмасы

Янгында ике кеше зыян күрде

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Чаллының 42нче бистәсендәге биш катлы йортның соңгы катындагы бер фатирда янгын чыкты. 
Нәтиҗәдә 55 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат зыян күрде. Алар хастаханәгә озатылды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте итүенчә, ут балкондагы һәм бүлмәдәге әйберләрне, җиһазларны яндырган. Барлыгы 14 кв метр мәйданга зыян килде. 
Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге ачыклаячак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару бәла-каза

Нет комментариев