Янгында кеше үлгән
Яңалыклар тасмасы

Янгында кеше үлгән

Янгын «Юбилейный» бакчачылык ширкәтендә булган.

Бүген «Юбилейный» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Анда беркатлы агач йорт янган.

Янгынны сүндерү барышында коткаручылар бер кеше мәетен тапканнар. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча хезмәте хәбәр итүенчә, якынча мәгьлүматлар буенча янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан. 

Күптән түгел, «Урожай» бакчачлык ширкатендә чыккан янгында ир белән хатын янып үлгән иде. Сәбәбе – электр җиһазларын дөрес кулланмау. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару үлем-китем

Нет комментариев