«Яраткан сәхнә йолдызым» бәйгесенең җиңүчесе билгеле
10 көн дәвамында барган конкурска йомгак ясадык.
«Яраткан сәхнә йолдызым» бәйгесендә барысы бергә 10 язылучыбыз катнашты. Алар үзләренең яраткан артистлары, җырчылары белән фотолар җибәрделәр. Нәтиҗәдә әбисе дә, яраткан сәхнә йолдызы да булган шәһәрдәшебез, моңлы сандугач Сәрия Нәбиуллина белән төшкән Ралина җиңүче исеменә лаек булды.
Ул 30нчы мәктәптә укый, кием дизайнын уйлап табарга ярата икән. Әбисе, Чаллының популяр җырчысы Сәрия Нәбиуллинаның сәхнә киемнәренә, аеруча үкчәле кызыл туфлиләренә гашыйк. Ютубтан, ВКонтактедагы видеолардан концертларны карап барса, җырларын тыңларга яртаса да, Сәрия ханым Ралина өчен беренче чиратта яраткан әбисе, аннары инде яраткан артисты икән.
Ралина өчен сайтта 203 кеше тавыш бирде. Бу гаиләгә 23 октябрьдә Казанның «Уникс» концертлар залында уздырыла торган «Безнең яшьлек җырлары» концертына ике кешелек чакыру билетлары тапшырылачак.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев