Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьлек проспектында яңа мәктәп төзеләчәк?

Әлеге яңалык ата-аналар арасында яшен тизлегендә таралды.

65нче комплекстагы буш территориядә, стадион белән 42нче мәктәп арасында 1240 укучыга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк. Әлеге хәбәрне "Яшьлек" җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Яна Вербовская Яшьлек проспектының рәсми төркемендә язып элде.

Тулырак мәгълүмат алу максатыннан, ТОС рәисенә шалтыраттык.

"Яшьлек проспектында яшәүчеләр буш территорияне кардан арындыруларына аптырап миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мин Автозавод җитәкчелегенә чыктым. Анда миңа мәктәп төзеләчәге турында хәбәр иттеләр. Төзелеш башланганмы-юкмы - анысын белмим. 42нче мәктәп директоры да бу хакта берни белми", - дип аңлатты Яна Вербовская. 

42нче мәктәптә 2700дән артык бала укый. Белем алу 2 сменада бара. Яңа мәктәп башлангыч сыйныф укучылары өчен генә исәпләнәчәк, дигән имеш-мимешләр йөри ата-аналар арасында. 

"42нче мәктәптә, чыннан да, укучылар саны күп. Һәр ата-ана баласының бер сменада укуын тели. Әмма яңа мәктәп башлангыч сыйныф укучылары өчен генә булачак дигән хәбәр булмады", - ди ТОС рәисе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев