Машина йөртүчеләргә хәрәкәт итү өчен башка юлларны сайларга киңәш итәләр.
26 июнь сәгать 17:00дә Яшьлек - Тынычлык проспектлары киселешендә ремонт эшләре башланачак. Автомобиль юлы трамвай юлы белән киселешкән урынны төзекләндерәчәкләр. Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләр өчен уңайсызлыклар булачак. «ПАД» предприятиесе сак булырга һәм мөмкин булса, хәрәкәт итү өчен башка юлларны сайларга киңәш итә.
Бер атна элек Тынычлык – Академик Королёв, Сөембикә – Рәис Беляев проспектлары киселешләрен төзекләндерделәр. Ул вакытта машина йөртүчеләр өчен юлның бер полосасын гына калдырдылар.
Нет комментариев