Чаллы судында яшүсмергә аракы сатучыны хөкем иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы судында яшүсмергә аракы сатучыны хөкем иттеләр

Гаепләнүче үзе утырышка килмәде.

Чаллы кибетләренең берсендә Галимҗанова фамилияле сатучы көпә-көндез яшүсмергә исерткеч эчемлек сата. Закон буенча, балигълык яшенә җитмәгән балаларга алкоголь сату катгый тыела. Әлеге гамәле өчен суд аңа 15 мең сум күләмендә штраф салды.

Исегезгә төшерәбез, вазыйфаи затларга - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затлар 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд

Нет комментариев