Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иҗат бәйгесе

18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Глаголица" II Республика балалар әдәби премиясенә бәйге уздырыла. Анда 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән "Бәхетле тарихлар" балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра. Аның максаты - ТР балаларының...

18 марттан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Глаголица" II Республика балалар әдәби премиясенә бәйге уздырыла.

Анда 10-17 яшьлек балалар катнаша ала. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән "Бәхетле тарихлар" балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра.

Аның максаты - ТР балаларының иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, балаларны китап укуга тарту, җәмгыятьтә әдәби культура формалашуга игътибар арттыру.

Иҗади әсәрләр рус телендә проза, рус телендә шигърият, рус телендә эстетика, татар телендә проза, татар телендә шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Шулай ук 14-17 яшьлек үсмерләр арасында француз, инглиз, немец теленнән русчага тәрҗемә итүчеләр өчен аерым номинация кертелгән. Катнашучылар яшь төркемнәренә бүлеп карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев