Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яз башында Татарстанда суыта

Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгели башлаячак.

Март башында Татарстанда температура фоны төшәчәк, ләкин аннары республикада янә җылыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алдагы көннәрдә республикада һава торышының циклонлы төре сакланачак. Вакыт-вакыт кар явачак, урыннарда буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундка 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Чәршәмбе, 1 мартта, һава температурасы төнлә -6..-11 градус, көндез -3..-8 градус булачак. Пәнҗешәмбе, 2 мартта, салкынайта: төнге сәгатьләрдә -8.. -13 градус, көндез -4..-9 градус көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 мартта, җомга һәм шимбә көннәрендә, Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгели башлаячак. Кар явачак, көн болытлы булачак.

3 мартта көннең караңгы вакытында -7..-12 градус, якты вакытта -1..-6 градуска кадәр суык булачак. 4 мартта төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез -2.. +1 градуска кадәр күрсәтер дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы