Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Яз көне бит тиресен ничек тәрбияләргә?

Косметолог киңәшләре.

Кыш дәвамында бит тиресе экстремаль һава шартларыннан, температураның еш алмашуыннан арыган була. Яз җиткәч, бит тиресенә җылы һавага җайлашырга булышырга кирәк. Сезон алмашынганда организмга витаминнар, микроэлементлар, антиоксидантлар җитми. Хатын-кызлар өчен бит визит карточкасы кебек, шуңа аларга битнең матурлыгын кайгырту аеруча да мөһим. Яз көне нәрсәләргә игътибар бирергә? Бу хакта косметолог Мөнирә Гайфуллина белән сөйләштек. 

– Мөнирә, яз көне бит тиресе нинди була?
– Кыштан соң тире суга сусаган, коры була. Җылыту сезоны булганда өйләрдә торбалар кайнарланып һаваны киптерә, бу биттә дә чагылыш таба. Организм су югалта. Су балансын көйләр өчен көненә кимендә 2 литрдан артык су эчәргә кирәк. Иртән торуга бер стакан су эчеп кую гадәтен булдырырга. 

– Хәзер бьюти осталар арасында SPF дигән сүз еш ишетелә. Бу нәрсәне аңлата?
– Гади сүз белән әйткәндә, бу аббревиатура кояштан саклаучы фактор дигәнне аңлата. СПФ күләме зуррак булган саен, крем ультрафиолет нурларына көчлерәк каршы тора. Кышын кремнарда СПФ 15-20 булса, февраль азагыннан 30лыга күчәргә кирәк. Җәен СПФ күләме 50дән дә ким булмасын. Диңгезгә барганда да мондый кремнарны онытырга ярамый. 

– Мондый кремнарны кулланмасаң, бит тиресе тизрәк картаямы?
– Турыдан-туры кояш нурлары гомумән тире өчен файдалы түгел. Чамасыз кояш астында тору ракка да китерергә мөмкин. Беренче чиратта, дөрес сайланган крем матурлык өчен түгел, сәламәтлек өчен кирәк. Әмма дөрес сөртергә кирәк, алайса, сакланам дип зыян салу мөмкин. Крем сөртү белән урамга чыгып чапмаска, 30 минут тирәсе сеңгәнен көтәргә. СПФ саны күбрәк булган саен, крем майлырак. Әгәр сеңгәнен көтмичә кояш астына эләксәк, бит яхшы кызыначак, пигментация дә артачак. 

Тулы интервьюны «Шәһри Чаллы» – «Пятачок»тан укыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев