Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучылар капчык киеп йөгерә

Чаллы язучылары бүген Байлар Сабасына юл тотты. Анда II Дөньякүләм Әдәби Сабан туен билгеләп үтәләр.

Чарада шулай ук XVII, XVIII, XIX, XX әдәби марафоннары проектларында катнашучылар һәм аларның җанатарлары катнаша.

Әдәби Сабан туенда «әдәбимарафон» һәм «авылым гүзәллеге» онлайн бәйге финалистларын бүләкләү, “Белем” интернет-радио ачылу тантанасы, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар һәм автограф-сессияләр, күргәзмәләр һ.б. бик күп кызыклы чаралар үтә. 


Сабан туе булгач, милли уеннарсыз, көрәшсез дә булмый. Әдәбият сөючеләр чүлмәк вату, чаңгы ярышы, капчык киеп йөгерү, көянтәле сулы чиләк белән йөгерү, ласты (бака аягы) киеп йөгерү, кашык белән су ташу, атта сикерү һәм әдәби аланчык кебек уеннарда көч сынаша. 

Моңа кадәр интернетта ООО «Белем.ру» директоры, «Миллион татар» журналы редакторы, Әдәби Сабан туен оештыручы Раил Гатауллин үз битенә Сабан туена чакыру афишасы куйды. Аның астына мондый комментарийлар язып калдырдылар:
-«Əдəби бəйге», «Əдəби(ят) бəйрəм(е)» дип атасалар булмас иде мени hич? Сабан туена ник ябышканнар сон шул хəтле?! 
-Кызыклы, файдалы очрашулар булсын! Күңелле ял итегез!


Журналист Рүзилә Мөхәмәтова Әдәби Сабан туена сылтама белән үз битендә мондый пост калдырган: «Әдәби сабантуй» программасында татар халык милли уеннары диелгән. Алар арасында ласты (бака аягы) киеп йөгерү дә, чаңгы ярышы да, атта сикерү дә бар. Сезгә ошыймы халкыбызның мондый милли уеннары?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй байлар сабасы сабантуе әдәби сабан туе