Җиңүчеләрне тәбрикләдек
Редакциябездә Яр Чаллы мәгариф һәм яшьләр эшләре идәрәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе мәктәп һәм махсус һәм югары белем бирү йортлары укытучылары, балалар бакчалары тәбиячеләре, укытучылары арасында "Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә" дип аталган төбәкара бәйгедә җиңүчеләрне котлау тантанасы булып үтте. Сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән беренче урынны...
Редакциябездә Яр Чаллы мәгариф һәм яшьләр эшләре идәрәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе мәктәп һәм махсус һәм югары белем бирү йортлары укытучылары, балалар бакчалары тәбиячеләре, укытучылары арасында "Балаларга татар телен өйрәтү буенча безнең тәҗрибә" дип аталган төбәкара бәйгедә җиңүчеләрне котлау тантанасы булып үтте.
Сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән беренче урынны алган 15 санлы "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Гомәрова Нәкыя Назыйм кызы, икенче урынны яулаган 32 санлы мәктәп укытучысы Салахова Рәзилә Сәит кызы һәм өченче урынга лаек дип табылган 109 санлы "Курай" балалар бакчасы тәрбиячесе Газизова Гөлназ Җәүдәт кызы бүләкләнделәр. Махсус приз, конкурста үз теләге белән катнашкан бердәнбер балага, туган тел турындагы язмасы белән игътибарны җәлеп иткән 10 яшьлек Нуретдинова Зәринәгә тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Конкурста катнашып барлык таләпләрне үтәгән тәрбиячеләргә һәм укытучыларга сертификатларны тапшыру дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев