Чаллыда кемнәр кар җыештырмый?
Мэрияда аларның исемнәрен халыкка игълан иттеләр.
31 декабрьдан 4 январьга кадәр Чаллыда 4,5 см тирәсе кар яуды. Чаллы юлларына барлыгы 181 техника чыгарылды, "Автомобиль юллары предприятиесе" хезмәткәрләре тәүлек дәвамында эшләде. "Мәдәният һәм ял итү паркы" җәмәгать урыннары өчен җаваплы булды. 35 кар чистарту техникасын эшкә җикте.
"Идарә итү компанияләре дә 60лап техника белән йорт ишегалларын тәртипкә китерде. 1100 кар чистартучы эшләде. Кар чистарту буенча эш барышын һәрдаим күзәтеп торабыз. 2 январьда тикшерү белән чыктык. Иң яхшылары булып "Челныстройремонт", "Строим будущее", "Комсомольский" идарә итү компанияләре танылды. "Жилищный фонд", "Жилэнергосервис", "Вилюй" компанияләре начар эшләде", - ди Илья Зуев.
Закон буенча башкарма комитет идарә итү компанияләре эшчәнлегенә туп-туры тәэсир итә алмый. Андый хокукка прокуратура һәм торак инспекциясе генә ия, ди мэр.
"Карны җыештырыгыз дип күпме ялынабыз. Ялынып кына проблема хәл ителми. Прокуратура, торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Идарә итәргә алынгансыз икән - идарә итегез! Кар чистартучылар җитми дисез. Юк икән, үзегез көрәк тотыгыз!" - ди Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев