Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игътибар – балалар

Юл һәлакәтләрендә балалар җәрәхәтләнү-имгәнүләрен профилактикалау максатынннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да, "Игътибар - балалар" акциясе уздырыла. Соңгы 4 айда республикадагы юлларда балалар катнашындагы 135 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 4 сабыйның гомере өзелгән, тагын 138 бала җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны...

Юл һәлакәтләрендә балалар җәрәхәтләнү-имгәнүләрен профилактикалау максатынннан, 15 майдан 15 июньгә кадәр Татарстанда, шул исәптән Чаллыда да, "Игътибар - балалар" акциясе уздырыла.

Соңгы 4 айда республикадагы юлларда балалар катнашындагы 135 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 4 сабыйның гомере өзелгән, тагын 138 бала җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 26га (+23,9%), аларда зыян күргән балалар саны 8гә күбрәк, үлүчеләр 2гә әзрәк.

Хәзерге вакытта җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләре санынының артуы күзәтелә (балалар катнашындагы һәлакәтләрнең 58 проценты). Соңгы 4 айда мондый 78 очрак теркәлгән (+41,8%), нәтиҗәдә, 1 сабыйның гомере өзелгән, тагын 80 бала җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Пассажир балалар катнашында исә 50 юл һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 3 бала үлгән, тагын 51 сабый тән казасына дучар ителгән.

16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең өчтән бере җәйге чорда була. Әйтик, 2014 елның июненнән августына кадәр бу төр һәлакәтләрнең 234 очрагы теркәлгән. Аларда 5 сабыйның гомере өзелгән, тагын 248е җәрәхәтләнгән, имгәнгән.

"Игътибар - балалар" акциясе кысаларында балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән рейдлар, профилактика чаралары, шул исәптән 15-25 май көннәрендә "Бала - төп пассажир" акциясе, мәктәпләр һәм балалар лагерьлары җитәкчеләре белән очрашулар, сабыйларның юлда иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган ата-аналар җыелышлары уздыру, сәламәтләндерү лагерьларында балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, бәйгеләр һәм викториналар оештыру күздә тотыла.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлда йөрүчеләрне бигрәк тә җәйге каникул чорында аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Чөнки бу вакытта балалар буш вакытларын күбрәк урамда уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев