Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игътибар: әти-әниләр һәм балалар өчен конкурс!

"Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы "Мин - яшь рәс­сам" исем­ле га­и­лә бәй­ге­се игъ­лан итә.

Уку­чы­ла­ры­быз без­гә ба­ла­ла­ры­ның, онык­ла­ры­ның төр­ле те­ма­га яса­ган рә­сем­нә­рен то­тып төш­кән фо­то­ла­рын җи­бә­рә ала­лар. Фо­то­да шу­лай ук аль­бом би­те­нә ясал­ган рә­сем­нәр­дән тыш әти-әни­ләр үз­лә­ре яки баш­ка га­и­лә әгъ­за­ла­ры: әби-ба­бай­ла­ры, абый-апа­ла­ры, эне -се­ңел­лә­ре дә бу­лыр­га мөм­кин. Иң кы­зык­лы һәм га­дә­ти бул­ма­ган фо­то­су­рәт­ләр өчен өч урын бил­ге­лә­неп бү­ләк­ләр би­ре­лә. 1 урын­га "Тул­пар" ат­лы спорт мәк­тә­бен­дә ур­наш­кан зо­о­парк­ка ча­кы­ру би­ле­ты (бар га­и­лә­гә), 2-3 урын­нар­га ис­тә­лек­ле бү­ләк.

Кон­курс­ка кил­гән фо­то­лар "Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы сай­ты­на һәм ВКон­так­те, Фейс­бук, Ин­с­таг­рам со­ци­аль сел­тәр­лә­рен­дә­ге төр­кем­нә­ре­без­гә ку­е­лып то­ра­чак. Әле шу­лар ара­сын­да иң күп лайк җый­ган фо­то­су­рәт­кә мах­сус бү­ләк тә бу­ла­чак. Бәй­ге 12 апрельгә ка­дәр дә­вам итә.

Фо­то­лар­ны ВКон­так­те төр­ке­ме аша да, элек­трон ад­рес­ка
shahri_chally@mail.ru да җи­бә­рә ала­сыз. Уңыш­лар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев