Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Июльдән ипотека программалары үзгәрә

Бу хакта «Шәһри Чаллы»га Чаллының риелторлар гильдиясе җитәкчесе Светлана Газетдинова сөйләде.

Чаллы риелторларын Казан белгечләре укытты. Әлеге очрашуны шәһәрнең риелторлар гильдиясе җитәкчесе Светлана Газетдинова оештырды. Биредә яңа төзелгән йортларга ташламалы дәүләт программасының бетүе турында хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез, дәүләт тарафыннан бирелүче ипотека яңа төзелгән йортлар өчен каралган иде. Ул узган елның декабрь аенда тәмамланырга тиеш булса да, Россия Президенты Владимир Путин аны 2024 елның 1 июленә кадәр озайтты. Әмма 7% урынына 8% ставка белән.

"1 июльдән ипотека программалырында үзгәрешләр көтелә. Гаилә ипотекасының лимиты үзгәрәчәк. Калган программаларның да лимит күләмләре яңадан каралачак. Ни көтеләсен әле үзебез дә белмибез. IT-ипотека гына үзгәрешсез кала. Ул 5% белән бирелә", - диде Светлана Газетдинова. 

Очрашуның төп максаты – Чаллы риелторларын яңа төр программа белән таныштыру. Ул яңа төзелгән йортлардан фатирны ипотекага беренчел кертемсез алу мөмкинлеге бирә. Күчемсез милек базарында бу юнәлеш белән шөгыльләнүче аерым компанияләр эшләп килә. Алар калган риелторлар белән дә хезмәттәшлек итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев