Шəhри Чаллы

Ике бала җиңелчә киенгән килеш урамда калганнар

Балаларны үтеп баручылар бакчага керткәннәр

Чаллы прокуратурасы «Радужный»балалар бакчасыннан ике баланы чыгып китүе очрагын тикшергән. Яшь ярымлык малай һәм кыз урамда җиңел киемдә булып чыга.

Бу хәл 22 сентябрь иртәсендә булган. Иртәнге урамга чыгу әзерлек вакытында тәрбиячеләр балаларны караусыз калдырганнар. Нәтиҗәдә, балалар үз белдекләре белән урамга чыгып киткән. Очраклы узып баручылар балаларны балалар бакчасы ишегалдында калдырылган автомобильләр янында күреп, аларны белем бирү оешмасы бинасына китергәннәр. Балалар зыян күрмәде, аларның әти-әниләре балалар бакчасына карата дәгъваларын белдермәде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: