Ике бертуганны бер көнне соңгы юлга озаталар
Яңалыклар тасмасы

Ике бертуганны бер көнне соңгы юлга озаталар

Алар махсус хәрби операциядә һәлак булганнар.

Егетләр Тукай районының Шилнәбаш авылыннан. 

Артем – 1996, Станислав 1989 елгы. Егетләр арасында туганлык хисләре көчле булган. Берсенә повестка килгәч, икенчесе үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.

Икесе дә бер көнне һәлак булганнар. Шамукаевлар өйләнмәгән.

Егетләрнең әниләренә бу авыр кайгыны җиңелрәк үткәрергә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев