Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике гаиләгә бала табып биргән суррогат әни өченчегә авырлы

Баланы ул башка илдә табачак.

Бу юлы ул игезәк балалар табып бирергә тиеш була. Әмма ике эмбрионның берсе генә "ябышып" үсеп китә алды, димәк шулай язган, ди суррогат әни Розалия Мәмәтова. 

Бүгенге көндә ул Мәскәүдә. Авырына 18-19 атна. Булачак әти-әниләр Мәскәүнекеләр. Тик Розалия Мәмәтова баланы Россиядә тапмаячак. 

"Баланы Минск шәһәрендә табам. Программа буенча шулай каралган. Нигә алай дип артык сорау биреп тормадым. Иң мөһиме бала һәм үзем белән бар да яхшы булсын", - диде ул. 

Исегезгә төшерәбез, Розалия Мәмәтова ялгызы бер кыз һәм бер малай үстерә. Суррогат әни булу - аның кәсебе. Аның турында монда язган идек. Хәзерге вакытта балалар әбиләрендә, Краснокамс шәһәрендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев