Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

IKEA товарларын янә сатып алып була

ТАСС белдерүенчә, киләчәктә компания чит илдән хәтта диваннар ташырга планлаштыра.

Русиянең товарлар илтеп бирү белән шөгыльләнүче СДЭК операторы үзенең CDEK.Shopping платформасында IKEA товарларын сата башлады. Анда товарларның якынча 500 төре исәпләнә. СДЭК аларны Русиягә Төркиядән ташый, дип яза https://omet-rb.com.

Платформада йорт өчен тукымадан ясалган әйберләр, савыт-саба,  зур булмаган җиһазлар бар. Тиздән  Русиядә яшәүче сатып алучылар өчен балалар җиһазларына, уенчыкларга, кирәк-ярак саклау өчен товарларга заказ бирү мөмкинлеге булдырылачак.

CDEK.Shopping агымдагы елның май аенда чит илләрдән товар сатып алу өчен эшләтеп җибәрелде.

ТАСС белдерүенчә, киләчәктә компания чит илдән хәтта диваннар ташырга планлаштыра. IKEA товарлары платформада топ-3 популяр  исемлеккә  кергән. Эх, IKEA Русия базарыннан китте дип хафаланучылар өчен бу әйбәт хәбәрдер дә бәлки. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә