Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илчегә кем аткан?

Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесенә һөҗүм иткән кеше полициядә ике ел хезмәт иткән булган. Бу хакта Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдерде дип яза INTERFAX. "Һөҗүм итүче 1994 елда Айдын провинциясендә туган, полиция мәктәбен тәмамлаган. Аның исеме Мевлют Мерт Алинташ. Ул полициядә ике ел хезмәт иткән", - дип белдергән...

Төркия башкаласы Анкарада Россия илчесенә һөҗүм иткән кеше полициядә ике ел хезмәт иткән булган. Бу хакта Төркиянең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу белдерде дип яза INTERFAX. "Һөҗүм итүче 1994 елда Айдын провинциясендә туган, полиция мәктәбен тәмамлаган. Аның исеме Мевлют Мерт Алинташ. Ул полициядә ике ел хезмәт иткән", - дип белдергән министр.

Һөҗүм вакытында тагын ике кеше яраланган. Министр үтерүченең кемнәр белән аралашканы тикшереләчәген белдергән.

Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Анкарада фотокәргәзмә ачылган вакытта үтерелде. Һөҗүм итүче аның аркасына ата һәм тагын берничә кешене яралый. Һөҗүм итүчене махсус хезмәтләр атып үтерәләр. Төркия журналистлары аткан кешенең исламистик лозунглар кычкыруы хакында язалар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X