Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илгиз Закиров башкорт җырчыларына көйләр яза башлаган

Көй иҗат итүен сорап башкортлар үзләре мөрәҗәгать иткән.

Танылган композитор, Чаллыда яшәп иҗат итүче Илгиз Закиров ТНВ каналында «Ком сәгате» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Данил Гыйниятов белән алар татар җыр сәнгатенең бүгенге торышы турында ачыктан-ачык әңгәмә кордылар. 300гә якын җыр язган талантлы шәһәрдәшебез үзенең иҗат каланчасыннан торып бүген кайбер җырларның язылышына, яңгырашына тискәре фикерен белдерде. Кайбер җырчы-композиторлар чит ил музыкасын көннәр буе тыңлап шуннан җыр оештыра дигән шиге дә бар аның.

«Исән-сау бул, әни», «Актанышым», «Саубуллашу» кебек үлемсез хитларының көй авторы бүген дә иҗат дулкынында. Әңгәмә барышында ул Башкортстаннан  башкорт телендә язылган шигырьләргә көй иҗат итүен сорап мөрәҗәгатьләр ешайганын әйтте. Илгиз Закировның баянда иҗат ителгән җырларына ут күршеләребездә ихтыяҗ арткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев