Роспотребнадзор: «ОРВИ һәм грипп белән авыручылар артачак»
Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев шәһәрдәге вәзгыять турында сөйләде.
"Яңа ел каникулларында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны азрак булды, күрсәткечләр эпидемиологик чиктән 30 %ка түбәнрәк", - ди Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев.
Әмма сөенергә иртәрәк. ОРВИ, грипп, коронавирус белән авыручылар артачак, ди табиб. Хәзер күпләр эшкә чыкты, балалар мәктәп, балалар бакчаларына китте. Бу исә респиратор вируслар таралуына этәргеч булып тора.
"Коллективларда берләшү бара. Бу вирусларның таралуына китерә. Шуңа күрә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларның тән температурасын, хәлен тикшереп торачаклар. авырганлыгы ачыкланса, өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр. бер бала аркасында тулы бер группа чирләргә мөмкин", - ди Илгизәр Бариев.
Мэр Наил Мәһдиев башкарма җитәкчесе урынбасры Рамил Хәлимовка һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗинга мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләренә бу хакта хәбәр итәргә боерды.
"Балаларга игътибарлы булсыннар. Температурасы бармы, томау төшкәнме-юкмы? Бу зурларны да кагыла. Кайберәүләр геройлык күрсәтәм дип, чирле килеш эшкә килеп утыра. Нәтиҗәдә бөтен коллектив авырый башлый. Эш санда түгел, кеше сәламәтлегендә. Ковид аркасында гына күпме кешене югалттык?! Суык тигән сыман гына иде, нәтиҗәдә бер юлга билет булып чыкты. Шуңа күрә хәлне катлауландырмагыз", - диде мэр.
Исегезгә төшерәбез, каникуллары вакытында шәһәр шифаханәләренә барлыгы 2351 кеше мөрәҗәгать иткән (тулырак монда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев