Җиләккә барганда сөт ризыклары ашамаска кирәк!
Яңалыклар тасмасы

Җиләккә барганда сөт ризыклары ашамаска кирәк!

Җәйнең иң сагындырган, иң “тәмле” мизгеленә дә күп калмады.  Берәр атнадан инде чиләк-кәрҗин тотып җиләккә чыгарбыз.

 Чиләкләрегез тулы, күңелләрегез көр булсын өчен игътибарыгызга берничә киңәш бирергә булдык. 

- Җиләкне иртәнге якта, чык кипкәч, яки көннең икенче яртысында җыялар.
- Җиләкне иң яхшысы кәрҗингә җыю.
- Әгәр дә җиләкле урында кеше эзләрен күрсәгез, "монда беткән инде" дип китә күрмәгез. Бер-ике тапкыр йөрелгән җирдә җиләк эрерәк була, чөнки кояш инде аларны күргән.
- Җыелган җиләкне күләгәгә куегыз. Шул ук вакытта аның өстен капларга кирәк. Җиләккә һава керергә тиеш түгел.
- Җиләкне бер савыттан икенче савытка күчерергә киңәш ителми. Ул тиз карала һәм искерә.
- Җиләк тулы савытны җилле урынга да куймыйлар. Җил тәэсирендә ул сок бүлә башлый һәм тизрәк бозыла.
- Җиләккә барганда сөт ризыклары ашамаска кирәк. Сөт кислотасы тир белән бүленеп, чебен-черкине җәлеп итә.
- Чебен-черкидән саклану өчен махсус крем-спрейлар сибәргә дә була. Шулай ук “Звездочка” бальзамы, ванилин кушылган крем да чебен-черкидән саклый.
- Иң мөһиме: җиләккә машина белән барсагыз, ачкычын үзегез белән болынга алмагыз яки бик ышанычлы кесәгезгә салыгыз. Әгәр төшеп калса, эзләп табулары ай-һай булачак.
- Телефон белән дә сак булу сорала. Болынга телефонсыз чыкмау хәерлерәк. Әмма аны да саклап йөртергә туры киләчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев