Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Җиләккә бернинди ашлама да кертмим"

Иске Җирекле авылыннан Рузилә Шәйхразиева җиләк үстерү серләре турыда сөйли.

– Үз йортыбыз белән тора башлауга таныш кыздан җиләк үсентеләре алып утырттым. Сортын төгәл әйтә алмыйм, «Диамант»ка охшап тора. Ул җиләкләрнең хуш исе бакчада әллә кайдан сизелә. Бик баллы һәм тәмле.

Утырту чорына килгәндә, җиләкләрне ике ел үстергәч, көз көне яңа түтәл ясап калдырам. Көннәр җылытып, карлар эреп бетү белән көздән мыеклардан үскән үсентеләрен яңа түтәлгә күчерәм. Тамырлары ныклап үссен өчен бер атналап көн дә су сибәргә кирәк. Аннары 3-4 көнгә бер сибү дә җитә. Шулай чиратлап ел да бер түтәлне яңартып торам. Яз җитүгә чәчәк ата һәм җиләкләре тиз өлгерә. Куерак булсын өчен мыекларын бер-берсенең төбенә җибәрәм. Шулай эшләгәч, җиләкләре эрерәк булаган кебек. Җәй көне утыртканы бик авыр китә. Шуның өчен көннәр нык кыздыра башлаганчы утыртып калырга кирәк. Бернинди дә ашлама сипкәнем юк. Көн-төн су сибәм дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки җиләк үскән җирдә дым булырга тиеш. Лейка белән генә сибү җитми, алай җиләк начар үсә. Шуңа суны сеңдереп сибәм. Эссе көннәрне суны әз генә ачып, төнгә дә агызып калдырам. Бер көн бер түтәлгә, икенче көнне икенче түтәлгә.

Минем җиләкләр кар яуганчы уңыш бирә. Алардан төрле рецептлар буенча кайнатмалар ясыйм. Кышка бөтен килеш тә, төйгеч белән изеп тә катырып куям. Заказга тортлар пешергәч, җиләкнең күп өлеше бизәүгә тотыла һәм еш кына җиләкне бисквит араларына да кисеп тезәм.

Сүз уңаеннан, Рузилә Шәйхразиевадан «Җиләкле торт» рецептын моннан карый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев