Илназ Галявиевтан 23 млн сум түләттерәчәкләр
Аның фатирдагы өлешен зыян күрүчеләр файдасына алырга җыеналар.
Суд приставлары гомерлеккә төрмәгә озатылган Илназ Галявиевтан 23 млн сум компенсация түләтү буенча 11 башкарма эш ачкан.
Бурычның 20 млн 123 мең сумнан артыгы мораль зыян өчен, 1 млн 638 мең сумы башкарма җыемнар өчен, 1 млн 409 мең сумы башка чыгымнар өчен.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда Илназ Галявиев Казанның 175нче гимназиясенә кереп атыш оештырды. Нәтиҗәдә 9 кешенең гомере өзелде, 600дән артык кеше зыян күрде.
ТР Югары суды Илназ Галявиевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Бүгенге көндә ул «Черный дельфин» колониясендә. Биредә озак сроклы һәм гомерлеккә хөкем ителгән Россиянең иң куркыныч җинаятьчеләре җәза срогын үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев