Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Имамнар һәм галимнәр фикер алышты

"Хозур" нәшриятында "Заманча татар телендә мөселман терминологиясе һәм транскрипциясен стандартлаштыру" темасына түгәрәк өстәл узды. Чарага дин әһелләре, галимнәр, тел белгечләре, журналистлар тупланды. Түгәрәк өстәлне башлап җибәргән һәм алып барган Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрит Сәлман сүзләренчә, 1920нче елларда кертелгән Яңалиф әлифбасы белән татар халкын дини мирастан аеру башланды....

"Хозур" нәшриятында "Заманча татар телендә мөселман терминологиясе һәм транскрипциясен стандартлаштыру" темасына түгәрәк өстәл узды. Чарага дин әһелләре, галимнәр, тел белгечләре, журналистлар тупланды. Түгәрәк өстәлне башлап җибәргән һәм алып барган Коръәнне һәм Сөннәтне өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәрит Сәлман сүзләренчә, 1920нче елларда кертелгән Яңалиф әлифбасы белән татар халкын дини мирастан аеру башланды. "Бүгенге көндә татар теле бик авыр хәлдә. Хәзер хәтта профессионал татар телле тәрҗемәчеләр юк диярлек. Инглизчәдән русчага тәрҗемә итүчеләр күбрәк һәм аларның хезмәте арзанрак", диде Сәлман.

Журналист Рәшит Минһаҗ сүзләренчә, имамнарның үзләрен дә өйрәтергә кирәк. "Һәр имам хәтта Бисмилланы төрлечә яза һәм әйтә. Вә дигән сүздә хаталар җибәрәләр. Коръән тәфсирендә, дога китапларында "чыктым аркылы күпер" еш очрый, җөмлә тәртибе дөрес түгел", дип шелтә белдерде Минһаҗ. Аның фикеренчә, Мөхәммәд исеме дә төрлечә языла, ләкин аерырга кирәк - пәйгамбәр исеме булса "д" белән, татар кешесе исеме булса "т" белән языла. Фәрит Сәлман өстәвенчә, сәдака сүзе дә төрле җирдә ничек кенә язылмый.

Очрашуда катнашкан күренекле язучы Рабит Батулла, "дин әһелләре татар теленә йөз белән борыла, әдәбиятчылар дингә тартыла", дип хәйран калуын яшермәде һәм еш күзәтелгән хаталарны барлап китте: игелек сүзе урынына изгелек куллану; гыйбрәт, гыйбарәт һәм гыйбарә; хәлфә һәм хәлифә; халык һәм халик сүзләрен еш бутау. "Рухият" нәшриятының мөхәррире Рамил Миңнуллин хаталар мәсьәләсендә массакүләм мәгүлүмат чараларының ролен дә билгеләде. "Бүген мәгүлүмат чараларының да үз теле китте. Бу 90нчы елларда цензура беткәч башланды", ди ул. Мөхәррир шулай ук гарәп илләрендә белем алып кайткан яшь имамнарның мөселман терминнарын гарәпчәләтеп әйтүенә игътибар җәлеп итте.

"Камил татарча вәгазь сөйләүче имамнар азсынды. Сөйли белмәгәннәр сөйли белгәннәргә урын бирсеннәр иде", дип ассызыклады Миңнуллин.

Рабит Батулла да хаталар темасында мәгүлүмат чараларының роле зур булуын таныды. "Редакторлар белән очрашып сөйләшергә кирәк. Дини терминнар турында гына түгел, күп хата киткән татар сүзләре турында да. Әминовтан башлап. Ул моны оештырырга тиеш", ди язучы. Аның фикеренчә, имамнарга да ана теле дәресләре, сөйләү һәм сәхнә осталыгы сабаклары булдырылырга тиеш.

Галимә Резеда Сафиуллина дини китаплар нәшер ителгәндә гомуми нәшер итү стандартларына туры килмәү проблемын ассызыклады. Ул нәшрият вәкилләре һәм язучыларга китап чыгарганда редакторлар, рецензентлар белән тыгызрак эшләргә киңәш бирде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар "хаталар өстендә" эшне алга таба дә бергәләп комиссия рәвешендә дәвам итәргә максат куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев