Имтихан бирү чорында ничек тукланырга?
Яңалыклар тасмасы

Имтихан бирү чорында ничек тукланырга?

Роспотребнадзор киңәшләр бирә


Имтихан чоры-организм өчен стресс,  дөрес туклану режимы аны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.
1.  Укучының туклануы төрле булырга тиеш. Аксымга бай ризыклар: йомырка, эремчек, сыр, сөт һәм катлаулы углеводлар: ботка һәм эре бөртекле икмәкне рационга  кертергә кирәк. Төшке һәм кичке ашка аксым чыганаклары: сыер ите, бозау ите, куян, кош ите, шулай ук балык кирәк.
2.  Капкалап алыгыз, тик дөрес ризыклар белән генә. Чикләвекләр ми эшчәнлеге өчен кирәкле матдәләр запасын тулыландырырга ярдәм итәчәк:
- әстерхан чикләвеге һәм миндаль ми эшчәнлеген активлаштыра, күрүне ныгыта;
— фисташкалар мәгълүматны кабул итү һәм хәтер үткенлегенә уңай йогынты ясарга ярдәм итәчәк.
3. фастфудтан баш тартырга. Ашказанына майлы ризыкны эшкәртү көчле эмоциональ киеренкелек вакытында авыр булачак.
4. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашагыз. Алар  глюкозага бай.
5. Күбрәк су эчегез. Бу баш авыртуларын булдырмый, яңа  мәгълүмат үзләштерергә булыша.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев