«Җинаять кылуда шикле кешене кулга алырга ярамый дип ишеткәнем бар. Бу дөресме?»
Яңалыклар тасмасы

«Җинаять кылуда шикле кешене кулга алырга ярамый дип ишеткәнем бар. Бу дөресме?»

Сорауга Тукай районы прокуратурасы белгечләре җавап бирә.

– 2023 елның 13 июнендә 220нче санлы Федераль закон кабул ителде. Ул РФ Җинаять-процессуаль кодексының 27 маддәсенә өстәмәләр кертте. Алдан тикшерү срогы тәмамланганнан соң эш судка тапшырылмаса яки башка нигезләр буенча туктатылмаса, җинаять эзәрлекләүләре туктатылырга тиеш. Җиңел авырлыктагы җинаятьләр буенча күрсәтелгән срок 2 ай, уртача авырлыктагылар буенча 3 ай, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча 12 ай тәшкил итә.
Кеше үлем яки гомерлеккә иректән мәхрүм ителү җәзасы бирелә торган җинаятьтә шикләнелми икән, аны тоткарлау тыела.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев