Иномарканы урлап Ижауга алып киткән
Яңалыклар тасмасы

Иномарканы урлап Ижауга алып киткән

Чаллы хокук сакчылары карак эзенә чыкты.

Чаллы полиция хезмәткәрләренә 57 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Бакчасында 3 ел буе тик торган машинасы югала. Бу хакта аңа күршеләре хәбәр итә. Хокук сакчылары тикшерү үткәрә. Машинаны эвакуатор белән Ижау кешесе алып киткән булып чыга. 43 яшьлек ир-ат моңарчы хөкем ителгән булган. Иске чит ил автомобилен төзәтеп үзе йөрергә теләвен булдергән. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Эш тәмамлангач, машина хуҗасына кайтартылачак. Ә машина урлауда гаепләнүчегә 6 елга кадәр төрмә яный. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев