Җинаять эше кузгатылды.
Чаллыда 40 яшьлек машина йөртүчегә суд булачак. Ул хакимият вәкиленә көч куллануда гаепләнә.
11 августта ир-ат юл һәлакәтенә очрый. Урынга инспекторлар килеп җитә. Машина йөртүченең исерек булуын аңлыйлар һәм алкогольгә тикшеренү үтәргә сорыйлар. Ир-ат баш тарта һәм инспекторга берничә тапкыр суга.
Әлеге инциденттан соң тикшерү узды. Җинаять эше судка җибәрелде.
Нет комментариев