Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инспекторлар кисәтә! Сак булыгыз!

Игътибарлы булсагыз иде.

Салкын һава торышы булганда:
Автомобильләрнең пыялалары тиз туңа һәм машина йөртүчегә юлны күзәтү кыенлаша. Игътибар икеләтә сорала. Җәяүле өчен урамнан якынлашучы автомобиль каршына чыгу һәрвакыт куркыныч. Бу очракта ашыкмагыз, бөтен транспортның үтеп киткәнен көтегез. Шуннан соң гына юл аркылы чыгарга мөмкин. Җәяүленең хәрәкәте бозлавык аркасында кыенлашырга мөмкин булуын да онытмагыз.
Явым-төшем булганда:
Бу вакытта күз күреме сизелерлек начарлана, җәяүлеләр һәм транспорт хәрәкәте чикләнә һәм кыенлаша. Игътибарыгызны яктылык кайтаручы элементлар сатып алу зарурлыгына юнәлтәбез. Чөнки алар машина йөртүчегә тәүлекнең караңгы вакытында сезне һәм балагызны ерактан күрү мөмкинлеге бирәчәк.
Бозлавык булганда:
Бозлавыкта тайгак юлда машинаны туктату кыен. Шуңа күрә юлда ашыкмагыз, чөнки егылып, тәгәрмәч астына керергә мөмкинсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инспектор