Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Интернетка бәйлелек

Интернетка бәйлелек үзе бер проблемага әверелә бара. Әмма әлегә аңа рәсми рәвештә игътибар бирелми, ягъни чирләр классификациясенә кертелмәгән.

Моңа кадәр компьютер һәм интернетка бәйлелек проблемалары Көнбатыш җәмәгатьчелеген, Кытай һәм Корея илләрен генә борчып килде. Мәсәлән, Кытайда 20 миллионнан артык кешедә интернетка бәйлелек туган. Проблеманың җитдилеген, интернет челтәрендә даими «утыруның» хәвефлелеген аңлап, Кытайда махсус клиника ачылган. Үзләре дәваланырга теләмәүчеләрне мәҗбүр дә итәләр.

Нәрсә соң ул интернетка бәйлелек? Ул интернет челтәренә керү өчен түзмәслек теләк туу һәм аннан аерыла алмау. Интернетка бәйлелек туган кешеләр тәүлегенә 18 сәгатькә кадәр аның ятьмәсенә эләгеп, интернеттагы тормыш белән яшәүне өстен күрә.

Интернетка бәйлелек тууын үз вакытында кисәтү өчен нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәк соң? Психологлар кешенең интернет челтәрендә чамадан тыш артык утыруына, вакытны югалту тойгысы булмавына, гаиләдәге һәм эшендәге бурычларны исәпкә алмавына, алдашуына, талчыгуына, кызып баручанлыгына, кәефе юклыгына һәм аңа бәйлелек барлыкка килүен инкарь итүе кебек билгеләргә игътибарлырак булырга киңәш итә.

Интернет бәйлелектән ничек котылырга соң? Иң беренче чиратта яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк. Кеше тормышында интернеттан һәм компьютер уеннарыннан башка да кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгалар булыра тиеш. Спорт һәм туризм белән шөгыльләнү, музыка һәм фотографияләр белән мавыгу да урынлы булыр. Интернет бәйлелеккә шик туса, психологтан яки психотерапевтан консультация алуны кичектермәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять