Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Интим да юк, акча да юк... Чаллыда 36 яшьлек ир-ат алданган

Ул сайттан «төнге күбәләк» чакыртмакчы булган.

Чаллыда мошенниклар капканына 36 яшьлек ир-ат эләкте. Төнге якта ул кунакка җенси мөнәсәбәтләр күрсәтүче хатын-кызны чакыртмакчы була. “Төнге күбәләкне” сайттан таба. Тиешле сумманы күчерә.

Сайт администраторы, түләү үтмәде дип, тагын бер кат акча түләргә куша. Чаллы егете берничә кат шулай акча күчерә. Нәтиҗәдә счётыннан 43 мең сум акчасы бетүен сизми дә кала. Шунда гына ул алданганлыгы турында аңлый. Хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Алдап акча үзләштерүчегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Тик шунысы бар - гаепләнүчене әле эзләп табырга кирәк. Ул Саратов өлкәсендә теркәлгән телефон номерлары аша аралашкан булган. Хәзер аның шәхесен ачыклау буенча эш алып барыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар