Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Җиңү бәйрәме уңаеннан Чаллыны бизәячәкләр

«Чаллы патриотик бердәмлекне чагылдыручы үзәккә әверелергә тиеш», - ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы Чаллыда зурлап билгеләп үтеләчәк. Һәр ветеранга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы һәм азык-төлек пакетлары тапшырылачак. СВОда катнашучы ир-егетләр дә игътибар үзәгендә булачак. Мэр Наил Мәһдиев исеменнән 2500дән артык гаиләгә бүләкләр биреләчәк. 

«Җиңү бәйрәменә шәһәрне бизәячәкбез. Чаллы патриотик бердәмлекне чагылдыручы үзәккә әверелергә тиеш. Шәһәрне бизәү буенча эскизлар әзер. Баннерлар урнаштырыла. Январь аеннан медиаэкраннарга СВО һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотопортретлары урнаштырылды. Җиңүнең 80 еллыгы символикасы белән кибет, офислар, җәмәгать транспорты бизәләчәк», – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов. 

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 500гә якын агач утыртылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев