Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йорт иясе улыма сабак бирде

Улым белән икәү телсез калдык... ләкин бу очракта да нишләптер куркып өйдән чыгып йөгермәдек. Әллә нинди көч җанга тынычлык бирде.

Тукай: “Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул”, дигән. Җирдә дә әллә ниләр булып ята. Өрәкләр, җен-пәриләр, йорт, абзар, мунча ияләре һәм башка шундый затлар турында юк дисәң дә, ишетелеп тора. Бер газета укучыбыз исемен атамауны сорап, әнә шундый кызыклы хәлләрнең берсе  белән бүлеште. 

Миңа ул вакытта 17-18 яшьләр булгандыр. Таңга табарак, җәй көне булды бу хәл. Дерт итеп уянып киттем. Ләкин бернинди дә курку хисе мине биләп алмады. Минем аяк очымда бәләкәй буйлы, ак сакалы тезенә тиеп торган бер карт утыра иде. Ләкин бу ничәдер секунд чамасы гына булды. Аның белән күзләр очрашуга ул карт юкка чыкты. Әткәй белән әнкәйгә тиз генә бу турыда сөйләмәдем. Куркырлар дип уйладым. Әллә күпме гомер үткәч кенә әйттем.

Икенче вакыйга яңа йортыбызны бетереп чыккач булды. Көпә-көндез. Өйдә улым белән икебез генә идек. Иптәшем урманга утынга киткән иде. Улым ул вакытта 4 класска кергән генә иде. Ул күңеле күтәрелепме, әллә үзенең инде зу-ур егет булганлыгын белдерергә тырышыпмы ниндидер көйгә сызгырып йөри өйдә. Минем әбиләрдән өйдә сызгырырга ярамый, фәрештәләрне куркытасың дип әйткәннәрен ишеткәнем бар иде. Улыма: “Сызгырма, ату өйнең фәрештәләрен куркытасың”, – димен. Улым һаман мине тыңламый, сызгыра гына бит!

Берзаман улымны искәрткәндәй, ачы итеп кемдер сызгырмасынмы! Улым белән икәү телсез калдык... ләкин бу очракта да нишләптер куркып өйдән чыгып йөгермәдек. Әллә нинди көч җанга тынычлык бирде. Ләкин шул вакыйгадан соң улымның бервакытта да өйдә сызгырганын ишеткәнем булмады. Бу шундый да зур сабак булды. Ахры өй иясе улым мине тыңламагач, үзе сызгырып, аны куркытып, аңлаткандыр дигән нәтиҗә ясадым. Улым белән бу вакыйганы кайвакыт искә алабыз. Кем сызгырды икән дип тә уйлап куябыз. Аллаһка шөкер, өебез тыныч. Йорт иясе безне начарлыклардан саклап, искәртеп торадыр дип уйлыйм.

фото: https://loon.site

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә