Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

11 миллионлык ярдәм

Яр Чаллы – инициативалы, игелекле кешеләр шәһәре.

Бүген Чаллыдан алты йөк машинасыннан торган колонна гуманитар ярдәм белән Украина якларына юл алды. Азык-төлек, тормыш өчен кирәк-яраклар, медикаментлар, термокиемнәр, йокы капчыклары  һәм башкалар мобилизацияләнүчеләргә ярдәм фонды,  коммерциянеке булмаган «Логистика и автоперевозки Татарстана» оешмасы  һәм шәһәрнең учреждение-оешмалары ярдәме белән җыелды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Ватанны сакларга киткән ир-егетләребезгә ярдәм итүгә үз өлешләрен керткән һәр кешегә  рәхмәт әйтте, машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Бүген 11 млн сумнан артык акчага 100 тоннага якын гуманитар йөк озатабыз. Ярдәм беркайчан да артык булмый. Без киләчәктә дә игелекле эшләрне дәвам итәбез. Яр Чаллы – инициативалы, игелекле кешеләр шәһәре. Ул шәһәр төзелгәндә дә, бүген дә шулай булачак», – диде ул. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Украина махсус операция

2
X