Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ипподромында хәйрия узышлары

28нче хәйрия узышлары.

Чаллы ипподормында икенче көн Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Кубогына хәйрия автоузышлары бара. Бу -Россиядә бердәнбер хәйрия узышы. 

Быел ул 28нче тапкыр уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән Михаил Симонов, Максим Солдатов, Айдар Нуриев, Рәис Миңнеханов, Сергей Соболев, Рөстәм Фәтхетдинов, Михаил Брагин - барлыгы 30  күренекле спорты катнаша. 

Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү хокукы берничә тапкыр чемпион булган Рәис Миңнеханов белән Рөстәм Фәтхетдиновка бирелде. 

Спортчыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде. Ул хәйрия узышларын Чаллыда оештырган өчен җырчы Салават Фәтхетдиновка рәхмәт белдерде. "Салават Фәтхетдинов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты гына түгел, халыкның яраткан автоузышчысы да. Ул янына игелекле спортчыларны да җыйган", - диде. 

Мэр спортчыларга уңышлар теләде, автоспорт үсешенә өлеш керткән спортчыларга Мактау грамоталары таршырды.

Салават Фәтхетдинов исә үз чиратында Чаллының яраткан шәһәре булуын искәртте. "Монда эшләргә җиңел", - диде ул. 

Хәйрия узышында Россия чемпионатының,  Россия автомобиль федерациясе кубогының  һәм РФ Автомобиль Федерациясе академиясе кубогының дүртенче этабы үтте. 

Россия чемпионаты этабында -  Түбән Камадан  Олег Жаворонков, Россия кубогы этабында Казаннан  Василий Кораблев җиңде.

 

Приз фондының бер өлеше ятимнәргә һәм катлаулы хәлдә калган балаларга тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия спорт ярышлары Салават Фәтхетдинов