Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ир белән хатын һәм 10 айлык бала һәлак булган

Авария Уфа – Иглин – Красная Горка юлында була.

Башкортостанның Нуриман районында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ата-ана һәм аларның 10 айлык сабыйлары үлә.

Авария Уфа – Иглин – Красная Горка юлының Үкәрле авылы янындагы участогында була. Kia Rio машинасы белән Renault Duster бәрелешә. 19 яшьлек хатын һәм аның 27 яшьлек иренең гомере  һәлакәт урынында ук өзелә. Кечкенә баласы белән 13 яшьлек туганын хастаханәгә алып китәләр. Табиблар балаларның гомерен саклап калу өчен барысын да эшлиләр.  Тик каты җәрәхәтләнүләр алган 10 айлык сабый вафат була. 

Бүген мәрхүмнәрне Нуриман районының Яңа Субай авылында соңгы юлга озаталар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр ЮХИДИ фаҗига балалар үлем-китем