Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исәнме, яшел агач Аҗдаһа елы!

Аҗдаһа елында үз-үзенә ышанучы һәм максатларын ачык белүче кешеләр уңышка ирешәчәк.

Шуңа күрә икеләнүләрне, шик-шөбһәләрне җиңәргә кирәк. Киләсе ел – яшел агач Аҗдаһа елы. Ә яшел төс барлык дөнья мәдәниятендә тынычлык, яңару, үсеш белән ассоциацияләнә. Яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер – карьера үсеше, икенче берәүне – күптән көткән сабые дөньяга килү, өченчеләрне икътисадый үсеш, мөнәсәбәтләр яхшыру һәм башкалар. 

Ләкин Аҗдаһаның куркыныч булырга да мөмкин икәнен онытмагыз. Аның ачуын китереп, шикле эшләр белән бәйләнмәгез. Астрологлар билгеләвенчә, агач Аҗдаһа тынычлык яратучы зат икән. Ул яңалыкларга җайлашырга һәм тетрәнүләрне урап узарга ярдәм итәргә тиеш. Аждаһа елы иҗат һәм тотрыклылык, уңыш һәм байлык китерәчәк, күп проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Аҗдаһа – көчле зат, ул максатчан кешеләргә уңыш алып килә. Ел хуҗасы бик зирәк тә. Ул низагларга кермәскә, уртак тел табарга киңәш итә. Ә менә бурычлардан һәм кредитлардан котылырга тырышыгыз. Аҗдаһа «артык койрыклар»ны бик өнәми. 

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев