Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исем алыштырудан җисем үзгәрми яки Макдональдсның яңа статусы - ВИДЕО

“Элеккечә эшлибез. Шул ук хезмәткәрләр, шул ук система, шул ук ашамлыклар. Тик Макдональдс исеме астында тугел,”- ди өлкән хезмәткәр Виталий.

Макдональдс ябылуны халык төрлечә кабул итте. Кемдер “бигәйбәт” дисә, кайберәүләр моңаерга да өлгерде. Чөнки Чаллыда 2002 елдан бирле таныш гамбургер, чизбургерларны яратучылар шактый. Балалар белән берәр бәйрәм уңаеннан яки ялларда әлеге кафега барып килү үзе бер традициягә әверелгән иде. “Әллә нигә бер ярый инде” дип өлкәннәр дә вакыт-вакыт фаст-фуд ашап чыга. Иртән эшкә барганда кофе кереп алучылар да аз түгел. Чөнки машинадан төшми генә заказ ясыйсың да, тиз арада йокыдан уята торган эчемлекне тәрәздән ук сузалар.

Ни генә дисәләр дә, кафеның ишекләре бүген дә ябык түгел. Халык та элек ничек йөргән, шулай ук йөри бирә. Эш арасында тиз генә капкалап алучылар да, балалар белән ял итергә керүчеләр дә, яшьләр, олылар - барысы да монда.

“Элеккечә эшлибез. Шул ук хезмәткәрләр, шул ук система, шул ук ашамлыклар. Тик Макдональдс исеме астында тугел. Шул ук кафе, тик башка соус белән,”- диде безгә өлкән хезмәткәр Виталий.

Бәяләр дә үзгәрмәгән кебек. Мисал өчен уртача күләмле фри – бәрәңге 56 сум, 0,5литр Кока-кола 55 сум, Чизбургер 135 сум. Видео:

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы