Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ишек тоткасына шартлаткыч элеп киткән кеше тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, 21 нче февраль көнне бер фатир ишегендә ясалма шартлаткыч табылган иде. Техникум студенты укудан өенә кайткан вакытта, күршесенең ишегендә гранатка ошаган ят матдә күрә һәм тиз арада Чаллының эчке эшләр министрлыгына хәбәр итә. Тиз арада 32/07 йорты янына килгән полиция хезмәткәрләре подъездан 50кешене чыгаралар. Шартлаткыч эленгән фатирда яшәүче...

Исегезгә төшерәбез, 21 нче февраль көнне бер фатир ишегендә ясалма шартлаткыч табылган иде. Техникум студенты укудан өенә кайткан вакытта, күршесенең ишегендә гранатка ошаган ят матдә күрә һәм тиз арада Чаллының эчке эшләр министрлыгына хәбәр итә.
Тиз арада 32/07 йорты янына килгән полиция хезмәткәрләре подъездан 50кешене чыгаралар. Шартлаткыч эленгән фатирда яшәүче 27 яшьлек хатынны һәм баласын тәрәзәдән баскыч ярдәмендә коткарырга туры килә. Тикшерү вакытында, ишектә эленеп торган матдәнең кулдан ясалган шартлаткыч икәне ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән әлеге җинаять эшендә шик тудырган кешене тоткарлаганнар. Ул ЗЯБ бистәсендә яшәүче 29 яшьлек ир-ат. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев