Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иске мебельне дә чыгарыр урын була

Чаллының күп фатирлы йортлар урнашкан җирлектә зур габаритлы калдыклар өчен махсус мәйданчыклар төзелә, дигән хәбәр күпләрне сөендергәндер. Җәен-кышын йортлар янәшәсенә өелгән иске диван, шкаф, урындык калдыклары күңелсез күренеш булу өстенә, әле янгын чыганагы да бит. Бала-чага шулар тирәсендә мәш килеп уйный, мебель калдыкларын бөтен ишек алдына тарата. Җыештыручылар өчен дә...

Чаллының күп фатирлы йортлар урнашкан җирлектә зур габаритлы калдыклар өчен махсус мәйданчыклар төзелә, дигән хәбәр күпләрне сөендергәндер. Җәен-кышын йортлар янәшәсенә өелгән иске диван, шкаф, урындык калдыклары күңелсез күренеш булу өстенә, әле янгын чыганагы да бит. Бала-чага шулар тирәсендә мәш килеп уйный, мебель калдыкларын бөтен ишек алдына тарата. Җыештыручылар өчен дә мең дә бер мәшәкать тудыра. Ниһаять, әлеге проблема хәл ителү алдында.

2015 елның 1 гыйнварыннан зур күләмле (иске мебель) чүпләрне читкә чыгару тәртибе үзгәрде. Элек бу эш идарә компанияләре җаваплылыгында булса, хәзер ике предприятиегә йөкләнде. Әйтик, "Мехуборка" хезмәткәрләре "Челныстройремонт" һәм "Электротехников" идарә компанияләре хезмәт күрсәтә торган йорт яннарын эре габаритлы калдыклардан арындыра. "Горкоммунхоз" исә калган идарә компанияләре белән эшли.

Мондый иске-москы чүпләр атнага бер тапкыр һәр подряд оешмасы мәйданыннан чыгарыла. Төгәл график булгач, бернинди өзеклек юк. Инде халык фикерен дә тыңлап карыйк.

- Мин 37/1 йортында яшим. Яңа йорт булса да, мебельне алыштырып кына тора халык. Иске диван, креслолар, көнкүреш техникасыннан бушаган картон каплар элек атналар буе тора иде йорт алдын ямьсезләп. Бала-чага ишек алды буйлап таратыр иде. Яңа елдан барысы да уңай якка үзгәрде. Хәзер атна дәвамында зур йөк машинасы килеп төяп алып китә, кайчагында икешәр рейс ясый. Гомумән, соңгы вакытта җыештыручыбыз алышынуга да сөенеп бетә алмыйбыз. Йорт яныбыз күзгә күренеп чистарды, ямьләнде, - дип куанычы белән уртаклашты Розалия Шәйдуллина.

- Безнең "Җилкомсервис" идарәсе әлеге мәсьәләне күптән хәл итте. Мин үзем 7/8 йортында яшим. Подъездлар алды һәрвакыт чиста, ялт итеп җыештырылган. Иң мөһиме, чүп контейнерлары йортлардан читтә урнашкан. Иске мебель калдыклары өчен дә аерым мәйданчык әйләндереп алынган. Сукбай этләрнең генә башта шул тирәдә казынганнан соң, балалар мәйданчыгы яныннан узуы борчу тудыра. Әлеге проблема да хәл ителсен иде, - ди Мәгъфия әби Галиева.

Сүз дә юк, халыкның яшәешен уңайлы итү, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту юнәлешендә зур эшләр башкарыла шәһәребездә. Иң мөһиме, халыкның үзе катнашында, аның тәкъдим-гозерләре белән хәл ителгәнгә, нәтиҗәләре дә ихлас куандыра. Ә халык битараф түгел бездә.

Рәзинә ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев