Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ислам дине пластик хирургияне рөхсәт итәме?

Пластик хирургия хакында хатын-кызларда бик күп сораулар туа. Билгеле булганча, һәрбер хатын-кыз да үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртергә тели, хаттә чибәр кыз да үзенең кыяфәте белән килешеп бетмәскә мөмкин. Статистика мәгълүматларына караганда, үзләренең тышкы кыяфәтләре белән риза булганнар бик аз. Ирләрнең 40% ы һәм хатын-кызларның 80 %ы үзләренең тышкы кыяфәтләре белән...

Пластик хирургия хакында хатын-кызларда бик күп сораулар туа. Билгеле булганча, һәрбер хатын-кыз да үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртергә тели, хаттә чибәр кыз да үзенең кыяфәте белән килешеп бетмәскә мөмкин. Статистика мәгълүматларына караганда, үзләренең тышкы кыяфәтләре белән риза булганнар бик аз. Ирләрнең 40% ы һәм хатын-кызларның 80 %ы үзләренең тышкы кыяфәтләре белән риза түгелләр. Телевидение күптән инде матурлык эталонын билгеләп куйган. Табигать тарафыннан бирелгән матурлык белән, кызганыч ки, һәрбер кеше дә риза дип әйтеп булмый. Минем бер танышым да үзенең тышкы кыяфәтендә нәрсәдер үзгәртергә тели, ләкин бу гамәл шәригатьтә рөхсәт ителәме икән?

Тарих әйтә

Билгеле булганча, пластик хирургиянең дә үз тарихы бар. Ул Борынгы Мисырда, Кытайда барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр 15нче гасырда ук пластик операцияләр ясалу турында әйтелгән. Хәзерге заманда алар инде шактый камилләшкәннәр һәм киң таралганнар. Күп кеше әгәр тышкы кыяфәтеңне үзгәртсәң, бәхетле буласың дип уйлый. Хәзерге вакытта яхшы кыяфәт активлыкны арттыра.

Кирәкме бу уен?

Матур кыяфәт булдыру, әлбәттә, бик күркәм. Хәзер сәламәтлек хакында сөйләшик. Бу куркыныч түгелме икән? Әлбәттә, сәламәтлек өчен куркыныч. Иң куркыныч булмаган операция дә сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Мин аның авыр нәтиҗәләре турында ишеткәнегез бардыр дип уйлыйм. Бәндә аннан үлмәскә мөмкин, тик наркоз аркасында йөрәге түзмәс.

Хирург кебек үк пластик анестезиологны сайлау да мөһим. Начар сыйфатлы препаратларны куллану да сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Эстетик медицина өчен кирәкле җиһазлар чыгаручы фирмалар да бер-берсе белән ярышалар. Кайбер матурлык салоннары срогы чыккан әйберләрне сатып алалар. Аларны, шулай ук, контрабанда белән дә чит илләргә күчерәләр. Шуңа күрә, табигый матурлыкны үзгәртү начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән.

Пластик операция шулай куркынычмы дигән сорауга хирург Светлана Дорошук: «Пластик хирургның теләсә-нинди эше - медицина операциясе. Ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Аның башка куркыныч яклары бар. Мәсәлән, аллергия, кан агу, тиренең сиземләве югалу, ассиметрия һ.б. шулай ук, онкология, шикәр авыруы да барлыкка килергә мөмкин. Файдасына караганда зыяны күбрәк аның»,- дип җавап бирә.

Исламның карашы

Күп кенә мөселман галимнәре раслаганча, тумыштан килгән һәм барлыкка килгән кимчелекне (куян ирене, травма, бүре авызы) бетерер өчен пластик операцияне рөхсәт ителә. Үзеңнең нәфесең кушуы буенча пластик операция эшләтү тыела. Коръәндә ул шайтан вәсвәсәсе итеп күрсәтелә. «Әлбәттә, аларны адаштырырмын һәм күңелләренә төрле батыл, ялган сүзләрне салырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен - кисәрләр, янә Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен - үзгәртерләр.

Берәү Аллаһ хөкемнәрен куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, дөреслектә ул кеше ачык һәлак булу белән һәлак булды, мәңгегә хәсрәттә калды» (4:119). Әгәр хатын-кыз иренә ошарга теләсә, «Рум» сүрәсендә болай диелә: «Дәхи Аллаһуның кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһуның үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр».

Гомумән, ислам дине тәнне чиста тотарга куша, бу хөкем хатын-кызларга да, ирләргә дә кагыла. Шул ук вакытта дин артык бизәнүне тыя. Кеше Аллаһ биргән кыяфәт белән канәгать булырга тиеш.

Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев