Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исән буласың килсә - эчмә!

Татарстанда составында спирт булган ашарга яраксыз продукция бер ай дәвамында сатылмаячак. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотробнадзорның Татарстан буенча идарәсе социаль-гигиена мониторингы бүлеге җитәкчесе Әлфия Титова хәбәр итте. Атна башыннан гамәлгә кергән әлеге чара Иркутскида «Боярышник» белән күп кеше агуланганнан соң кабул ителгән. Исегезгә төшерәбез, узган атна эчендә биредә 120...

Бу хәлләрдән соң, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе спиртлы эчемлекләр җитештерүче 40 оешмада тикшерү үткәргән.
- Без 18 проба сайлап алдык. Аларның 12се - парфюмер-косметика продукциясе, ә алтысы - көнкүреш химия товарлары. Хәзерге вакытта алар барысы да тикшерелә. Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел, - диде җитәкче.
Хәер, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек башлыгы Ринат Акчурин сүзләренә караганда, мондый тикшерүләр һәрвакыт үткәрелеп тора. 2016 елда гына да Татарстанның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерткеч эчемлекләр сатыла торган урыннарда 27 мең тикшерү үткәрелгән. Әлеге тикшерүләр вакытында легаль булмаган әйләнештәге 250 мең литр ялган аракы һәм составында спирт булган сыеклыклар алынган.
Халык телендә "фанфуриклар" дип йөртелгән лосьон һәм тониклар эчеп, агуланган кешеләр саны соңгы вакытта аеруча арткан. Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Арсланов китергән мәгълүматлар буенча, 2016 елның унбер ае эчендә мондый сыеклыклар белән рөхсәтсез сату итүнең 338 очрагы ачыкланган. Административ тикшеренүләр вакытында алынган үрнәкләр лабораторияга җибәрелә. Ярлыгында косметика продукциясе дип язылса да, аларның 98 процентында спиртка су кушылган булуы ачыклана.
- Составында күп күләмдә спирт булган лосьон һәм тониклар арзан бәядән сатыла. Шуңа күрә алар кайбер категория кешеләр арасында аеруча популяр. Әмма мондый эчемлекләрне куллану сәламәтлек өчен бик куркыныч. Аллергия, астма, ашкайнату системасына зыян килүдән башлап, сукыраю, хәтта үлемгә китерергә мөмкин, - ди Рөстәм Арсланов.
Зөһрә Садыйкова
http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/19100-isәn-bulasyiң-kilsә-echmә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев