Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исәнме, май!

Май - бәйрәмнәр ае. Бу көнне Чаллыда берсеннән-берсе матур чаралар үткәрелде. "Азатлык" мәйданында, махсус программа буенча, балалар көне буе күңел ачты. Зурлар "Визит" джаз оркестры, артистлар чыгышын карап хозурландылар. Өлкәннәребез бушлай автобусларга утырып, бакчаларга хезмәт бәйрәменә китте. Энтузиастлар бульварында җәйге сезон ачылуга багышланган "Исәнме, җәй" программасы булды. Бульварга килүчеләрне бәйрәмнәр...

Май - бәйрәмнәр ае. Бу көнне Чаллыда берсеннән-берсе матур чаралар үткәрелде. "Азатлык" мәйданында, махсус программа буенча, балалар көне буе күңел ачты. Зурлар "Визит" джаз оркестры, артистлар чыгышын карап хозурландылар. Өлкәннәребез бушлай автобусларга утырып, бакчаларга хезмәт бәйрәменә китте. Энтузиастлар бульварында җәйге сезон ачылуга багышланган "Исәнме, җәй" программасы булды.

Бульварга килүчеләрне бәйрәмнәр белән Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов котлады. "1 Май - барлык буын вәкилләренең көтеп алган бәйрәме. Өлкәннәр өчен ул хезмәт ияләренең бердәмлеге көне. Яшьләр язгы җанлануны, яшәрүне, табигатьнең яңаруын бәйрәм итәләр. Шул уңайдан барлык паркларда, скверларда, бульварларда сезон ачылу уңаеннан чаралар уздырыла. Бүгеннән башлап, Энтузиастлар бульварында яңартылган фонтаннар эшли башлый", - диде ул.

Тамашачылар 14нче балалар-яшьләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр һәм мөгаллимнәрнең чыгышын җылы кабул иттеләр. Студентлар үзләре иҗат иткән картиналардан күргәзмә оештырдылар. Берничә ел тик торган фонтаннарның эшли башлавы балалар һәм яшьләр өчен аеруча шатлыклы булды. 19 сәгать 30 минуттан башлап, бер сәгать дәвамында чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары төсле, музыкалы шоуга хозурлана алалар. Фонтаннар 10 көйгә "бииләр".

"Азатлык" мәйданында, "КАМАЗ" мәдәният сарае каршында, "Батыр" күңел ачу комплексы янында һәм Орган залы янындагы фонтаннар - 12-19 сәгатьләрдә, ә Энтузиастлар бульварында 21 сәгатькә кадәр эшли.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев