Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“IT-чемпион”: яңа старт

2013 елның мартында Татарстанда мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" конкурсы старт алган иде. Ике ел эчендә конкурста - 363 мең бала, "Иң актив мәктәп" номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Бәйге ярдәмендә 450 меңнән артык татарстанлы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында үзләренең шәхси кабинетларын булдырган. Хәзерге вакытта аларның саны 1,26...

2013 елның мартында Татарстанда мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" конкурсы старт алган иде. Ике ел эчендә конкурста - 363 мең бала, "Иң актив мәктәп" номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан.

Бәйге ярдәмендә 450 меңнән артык татарстанлы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында үзләренең шәхси кабинетларын булдырган. Хәзерге вакытта аларның саны 1,26 миллионга җиткән, моңарчы 325 мең иде. Ике ел эчендә бәйгенең приз фонды 33,4 млн сум тәшкил иткән. Җиңүчеләр 474 данә Ipad һәм Ipad mini, 306 ноутбук, 51 интерактив комплект, 3 мобиль класс, Диснейлендка 2 юллама һәм 4 меңнән артык башка истәлекле призлар белән бүләкләнгән.

18 марттан Татарстан укучылары арасында III республика конкурсы старт алды. Ул халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатын күздә тота. Конкурс быел да, узган еллардагыча, "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләрендә үткәрелә. "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабы -18 марттан 31 июльгә, икенче этабы исә 1 августтан 30 ноябрьгә кадәр уздырыла. Һәр этап нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районда 3әр укучы планшетлы компьютер белән бүләкләнә.

"Иң актив мәктәп" номинациясе 18 марттан 30 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Аның буенча нәтиҗәләр декабрь аенда ясала. Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендәге бер мәктәп җиңүче дип табыла. Җиңүче мәктәпкә биреләчәк бүләк тә билгеле - интерактив комплект.

II республика конкурсында Тукай районы Борды урта мәктәбе укучысы Георгий Чернов (меңнән артык түләүләр) җиңүчеләр сафына кергән иде. Быелгы конкурс бәлки чаллыларга да уңыш алып килер. Активлык һәм җиңүгә омтылыш кына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев