Юл-транспорт һәлакәтендә бер яшьлек бала һәлак булды
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә бер яшьлек бала һәлак булды

Руль артында аның әнисе булган.

 

Бүген кич Татарстанның Биектау районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Якынча мәгълүматлар буенча, чит ил машинасын йөртүче 39 яшьлек хатын-кыз идарә итүне югалта һәм юл кырыендагы Shacman йөк машинасына бәрелде.

 

Нәтиҗәдә бер яшьлек баланың гомере өзелде. Нәни кыз әнисенең машинасында махсус креслода була. 

 

"Фаҗига урынына Биектау районы прокуроры Рим Сөнгатуллин килде. Тикшерү эшләре башланды",- дип хәбәр итте Татарстан прокуратурасы. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспорт һәлакәте балалар үлеме

Нет комментариев