Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ижау мәктәбендәге атыштан соң җинать эше кузгатылды

Беренчел мәгълүматларга караганда, фаҗигада 13 кеше үлгән, шуларның җидесе – укучы балалар.

Удмуртия Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге атыштан соң «Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» һәм «Законсыз корал сатып алу, саклау һәм йөртү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Эшне тикшерү РФ Тикшерү комитеты рәисе кушуы буенча Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылды.

Ведомствоның беренчел мәгълүматларына караганда, фаҗигада 13 кеше үлгән, шуларның җидесе – укучы балалар. Бу хакта РФ Тикшерү комитетына сылтама белән «РИА Новости» яза. Яраланучылар арасында – 14 бала, 7 зур кеше.

фото: tvc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X