Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Изге Болгар җыены-2022" бәйрәм программасы

Әлеге истәлекле чарада шәһәребездән дә бер төркем мөселман кардәшләребез иртәнге 3 тә 4 автобуста юлга кузгалачак.

Иртәгә Изге Болгар җирендә зур җыен үтчәчәк. Ул быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана. Әлеге истәлекле чарада шәһәребездән дә бер төркем мөселман кардәшләребез иртәнге 3 тә 4 автобуста юлга кузгалачак. 

Игътибарыгызга Изге Болгар җыены-2022 бәйрәм программасын тәкъдим итәбез:
9.00-11.00 - 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе мәйданында концерт программасы.
9.00-11.00 - Тарихи яр буенда «Язу тарихы» мәйданчыгы. Урта гасыр каралаларын ясау технологияләрен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс. Төрки-татар язуы музее.
9.00-14.00 - Археология мәктәбе территориясендә  ат-автомобиль узышында катнашучылар һәм «Идел-Урал» инвалид спортчылар хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бәйрәм программасы. Программада – Багдад илчелегенең борынгы Болгарга килүен театральләштерү, музыкаль һәм җыр композицияләрен башкару, татар токымлы атларны күрсәтү .
9.30-10.30 - Кече манара һәм Хан төрбәсе комплексы территориясендә Тәүбә догасы.
11.00-11.45 - 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Изге Болгар җыенын ачу тантанасы.
12.00 - Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы.
12.30-14.00 - Мәйдан. Милли көрәш буенча финал ярышларын үткәрү.
12.30-16.00 - Бәйрәм концерт программасының дәвамы.
20.30-21.30 - (үзгәрергә мөмкин) «Ак мәчет» комплексы территориясендә лазер-шоу.
Көн дәвамында Татарстан Республикасы халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату эшләячәк. Барлык музей объектлары 20.00 сәгатькә кадәр ачык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай